Логотип Идель
Белми калма

“ТЮЗ” ТАГЫН БЕР ЗУР ЮГАЛТУ КИЧЕРӘ...

Казан дәүләт яшь тамашачы театры кабат югалту кичерә. Әле 10 октябрьдә генә 43 яшендә ТРның атказанган артисты Арсений  Курченков якты дөнья белән хушлашса, кичә, 6 ноябрьдә, Россиянең атказанган, ТРның халык артисты  Александр Купцов вафат булган.

Ул соңгы ролен (Патша) кичә театрда барган “Кечкенә принц” (“Маленький принц”) спектаклендә уйнаган.

Александр Иванович Купцов  Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты иде. Ул 1955 елның 25 февралендә Казанда туган. 1979 елда Казан театр көллиятен тәмамлаган. Шул ук елны Казан “ТЮЗ”ында барган «Искремас» спектаклендә, Искремас ролендә тамашачы мәхәббәтен дә яулап өлгергән.

Арист белән хушлашу 9 ноябрь (шимбә) көнне 9.00-11.00 аралыганда Казан яшь тамашачы театры бинасында (Островский ур, 10 йорт) узачак. Соңыннан ул Салмачи авылындагы зиратта җирләнәчәк.

Ул уйнаган спектакльләрнең кайберләре:

– «Погром» - Байрулла (бу роль өчен Дәүләт премиясенә лаек булган);

– «Буря» - Алонзо (“Алтын битлек”кә лаек булган);

– «Добрый человек из Сычуани» - Ван-водонос (“Алтын битлек”);

– «Продавец дождя» - Карри;

– «Розенкранц и Гильденстерн мертвы» - Актер (“Алтын битлек”);

– «Маленький принц» - Король;

– «Семья Романа» - Пётр Петрович;

– «Игроки» - Михаил Александрович Глов;

– «Свадьба с генералом» - Жигалов;

– «Женитьба Бальзаминова» - Неуеденов һ.б

Александр Купцов уйнаган кайбер кинофильмнар:

– «Неотложка»;

– «Зулейха»;

– «Голубка»;

– «Земля прокажённых»;

– «Золотая суббота»;

– «Собака».

Александр Купцовның мактаулы исемнәре:

– 2002 ел – “ТРның халык артисты” исеменә лаек була;

– 2005 ел – “Мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә;

– 2012 ел – Дамир Сираҗиев исемендәге театр премиясе лауреаты була;

– 2014 ел – “РФның атказанган артисты” исеменә лаек була һ.б.

фото ТЮЗ сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев