Логотип Идель
Белми калма

Тукайның кара бәрхет түбәтәен карарга килегез!

Г. Тукай әдәби музеенда 20 июньнән башлап 30 сентябрьгә кадәр “Музейда җәй!” акциясе уздырыла. “Музейда җәй” акциясе – балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар өчен җәй көннәрен бергәләп музейда уздыру мөмкинлеге. Гаилә белән килгән тамашачыларга ташламалы бәяләрдән һәр көнне 14.00 сәгатьтә экскурсияләр тәкъдим ителә, 16.00 сәгатьтә музей белән робот-экскурсовод таныштыра.

Г.Тукай әдәби музее, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 100 ел тулу уңаеннан 1986 елда ачыла. Музей республикакүләм әһәмияткә ия булган архитектура истәлеге бинасында, Казан шәһәренең Иске татар бистәсендәге иң матур йортларның берсендә – “Шамиль йорты”нда урнашкан.

2016-2018 елларда Г. Тукай әдәби музей төзекләндерү-реставрация эшләре уздырылды, яңа экспозиция әзерләнде. Музейның яңа экспозициясе Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын тулысынча ача. Шагыйрьнең Сембер губерниясе, Түбән Новгород, Әстерхан, Уфа, Троицк һәм Санкт-Петербургтагы сәяхәтләре турында сөйли. Биредә татар җәмәгатьчелегенең төрле катлам кешеләренең дә тормышы чагылыш таба.

Музей экспозициясендә Г. Тукайның үзе исән чагында дөнья күргән басмалары һәм фоторәсемнәре, шагыйрь хезмәттәшлек иткән газета-журналлар, шәхси әйберләре, Г. Тукай даирәсендәге шәхесләрнең документлары урын ала. Шагыйрьнең аз санда сакланып калган шәхси әйберләреннән торган мемориаль тупланмасы бәһасез мирас булып санала. Алар арасында кәрәч тартмачыгы; камыштан үрелгән юл кәрзине; кул сөлгесе; кара бәрхет түбәтәе; көмеш җиң каптырмалары; карандаш савыты; кара савыты һәм башкалар бар.

Шулай ук музейда интерактив “Балалар мәйданчыгы” һәм “Тукай үзәге” эшли. Биредә шагыйрьнең төрле елларда төрле телләрдә нәшер ителгән китапларын укырга, Тукай әкиятләре буенча мультфильмнар карарга, татар рәссамнарының әсәрләренә нигезләп эшләнгән электрон буяу китабында рәсем ясарга, татар халык киемнәрен киеп фотога төшәргә мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 590-86-67

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев