Тукай премиясенә Камил Кәримов, Михаил Кузнецов һәм «Таттелеком» иҗади төркеме лаек булдылар

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халкыбызны Тукайның туган көне һәм Туган тел көне белән котлап, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Туган тел көненә багышланган тантаналы чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында бара.

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре түбәндәге шәхесләргә тапшырылды:

язучы Камил Кәримовка - "Карурманда кара песи", "Игезәкләр йолдызлыгы" китаплары өчен;



рәссам Михаил Кузнецов - "Белые холсты. Народы Поволжья" эшләре сериясе өчен;



«Таттелеком» Гаммәви акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме: Лотфулла Шәфыйгуллин һәм Рөстәм Зәкуанов - Татарстанда яшәүче халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга керткән өлешләре өчен.



Авырып китү сәбәпле «Таттелеком» Гаммәви акционерлык җәмгыятенең матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Зәкуанов Дәүләт бүләген үзе кабул итеп ала алмады.

Дәүләт премиясенең яңа лауреаты Камил Кәримов Тукайның "Сабыйлар" шигыреннән юллар китереп, бары тик эш агачының гына җимеш китерүен искәртте. Михаил Кузнецов туган Татарстанына рәхмәт әйтте. Ə Лотфулла Шәфыйгуллин шушы мизгелләрдә Балтач районының Сасна авылында Тукай әнисенең каберен чистартылуын хәбәр итте.

"Таттелеком» Гаммәви акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме кичә башланыр алдыннан журналистларга премия акчасының яртысын Тукайның Казандагы әдәби музеена, яртысын балалар йортына тапшырачакларын әйтте.

Быел Тукай бүләгенә җиде кеше һәм ике коллектив тәкъдим ителгән иде.

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 26 сентябрь 2020 - 14:01
    «ДУСТЫМ МӘХӘББӘТ АҢЛАТТЫ» «2 яшькә кечерәк дус егет көтмәгәндә мәхәббәт аңлатты. Без аның белән төрле темаларга рәхәтләнеп сөйләшә алабыз. Бергә күңелле, ләкин мин аны егетем буларак күрмим. Дуслыкны да бозасы килми. Нишләп карарга икән?»
    975
    0
    0
  • 13 октябрь 2020 - 10:20
    ЯНГАН ГОМЕР Уналты чакрым ераклыктагы авылдан үзен соратып килгән Ибраһимга Мөслимә, яше җитеп узып китсә дә, ата-анасының басымы аркасында тормышка чыгарга ризалык бирде. Сайланып торыр урында, егерме биш яшеңдә соратып килүче булган өчен рәхмәт әйт әле! Апаларыннан узып тормышка чыгарга базмыйча, ике сеңлең каңгыраеп утырганын онытма! Хатын аертса ни, тормышта булмый торган хәл түгел! Димәк, хатыны иренә ярап тора белмәгән!
    840
    0
    6
  • 12 октябрь 2020 - 13:35
    РЕЗЕДА ХАБИБУЛЛИНА ШИГЫРЬЛӘРЕ Сагындырды, әнием, кайтам әле, Очрашулар ешрак, күп булсын. Күңелебездә туган рәхмәт хисе Сезгә хөрмәт аша чагылсын.
    410
    0
    2

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019