Логотип Идель
Белми калма

ТУҢДЫРМА САЙЛАГАНДА НӘРСӘЛӘРГӘ ИГЪТИБАР ИТӘРГӘ?

Беркөнне без сезгә кемнәргә туңдырма ашарга ярамаганлыгы турында сөйләгән идек. Бүген Роспотребнадзор белгечләре тәкъдим иткән туңдырма сайлау буенча киңәшләргә тукталырбыз.

Беренче чиратта продуктның яраклыллык вакытына (срок годности) игътибар итү зарур. Шулай ук туңдырма кабындагы язуларга да күз салыгыз: алар яхшы итеп күренеп торырга тиеш. Язуы кырылган, юньләп укып булмый торган капка төрелгән туңдырманы алмасагыз яхшырак булыр. Туңдырманың ничек саклануы да бик мөһим.

Ашар алдыннан продуктның тышкы кыяфәтенә дә карап алырга киңәш ителә: артык майлы булса, туңдырма саргылт төскә керә. Ә төсенең төрле җирдә төрлечә булуы продукт составында өстәлмәләр һәм буягычлар күплеге турында сөйли. Аны бик үк яхшы шартларда, яхшы ингридентлардан ясамаган булырга да мөмкиннәр. Туңдырманың авырлыгы граммнарда күрсәтелерә тиеш. Алайса миллилитрларда күрсәтелгән очраклар да була.

Туңдырма җитештергәндә мондый натураль стабилизаторлар һәм куерткычларны куллану рөхсәт ителә: Е412 (“гуаровая камедь”), Е410 (“камедь рожкового дерева”), Е415 (“ксантановая камедь”), Е440 (пектин), Е417 (камедь тары), Е401 (натрий альгинаты), желатин һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев