Логотип Идель
Белми калма

Транспорт бәясе 10 тапкыр артты?!

Күптән түгел Казанда да җәмәгать транспорты өчен акчаны карта белән түләп була башлаган иде. Тик соңгы көннәрдә кондукторлар ике кешенең беренә  ни өчен банк картасы белән түләп булмавын аңлата. Тагын да төгәлрәге – алар аны үзләре дә аңлап бетерми сыман.

Ә шушы көннәрдә “ялгыш кына” транспорт бәясе 10 (!) тапкыр артып куйган. Ягъни карталардан 27 сум урынына, 279 сум алынган! Моның сәбәбе – банк аша түли торган системада килеп чыккан тоткарлык. Иң кызыгы - әлеге хәл карта аша түләү режимын сынауны туктатып, аны гадәти режимда эшләтә башлау турында билгеле булган атнада килеп чыкты.

Шуны да әйтеп узарга кирәк: әлеге яңалыкка кондукторлар күптәннән әзерләнә, алар яңа җайланмалар белән эшләү өчен махсус укытылган. Сүз уңаеннан, трамвай, троллейбус, метрода йөрү өчен акчаны 2018 елдан ук банк картасы аша түләп була иде инде. Тик яңа формат һаман да аксавын дәвам итә. Әлеге мәсьәлә тиз арада хәл итлер дигән өметтә калабыз.

Дуслар, ә сез, замана технологияләрен кулланып, банк картасы аша түләп өлгердегезме инде? “Ялгыш кына” 27 урынына 279 сумыгызны алып калмадылармы?

Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев