ТР МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ БӘЙГЕ УЗДЫРА

Әлеге бәйге 2010 елдан бирле уздырыла. Быел грант фонды 40 миллион сумны тәшкил итә.

Бәйгедә бары тик социаль яктан мөһим проектларны тормышка ашырган коммерцияле булмаган оешмалар гына катнаша ала.

11 ел дәвамында конкурска 1864 проект тәкъдим ителгән. Барлыгы 720 проект җиңүче дип табылган. Аларга барлыгы 128 миллион сумма бүлеп бирелгән.

Быел барлык гаризалар да бары тик электрон формада грантытатарстана.рф информацион системасы аша бирелә. Гаризалар 9 августтан 10 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Бәйге турында тулырак мәгълүматны mtsz.tatarstan.ru сайтында “Конкурслар һәм акцияләр” бүлегендә таба аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: