Логотип Идель
Белми калма

ТР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ ҺӘМ ТҮБӘН ВАРТА СӘНГАТЬ МӘКТӘБЕ ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ТУРЫНДА КИЛЕШҮГӘ КУЛ КУЙДЫ

Бүген Түбән Вартада Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Түбән Вартаның 2 нче балалар сәнгать мәктәбе һәм «Түбән Варта шәһәренең “Мирас” татар милли мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы арасында иҗади хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында өчъяклы килешүгә кул куелды.

Тантанада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы әгъзасы, «Түбән Варта шәһәренең “Мирас” татар милли мәдәни автономиясе”)» рәисе Рафаил Мөхәммәтҗанов, шулай ук ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков һәм коллективның сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов катнашты.

Килешүдә билгеләнгәнчә, 2 нче балалар сәнгать мәктәбе коллективының дөньякүләм танылу алган ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән хезмәттәшлеге татар милли мәдәнияте, халык иҗаты, гореф-гадәтләре белән кызыксыну һәм аларга карата ярату тәрбияләүгә, шулай ук яшь талантлар өчен кирәкле иҗади мохит булдыруга, халык-сәхнә хореографиясен үстерүгә, Россия Федерациясе халыклары, шул исәптән Хант-Манси – Югра автономияле округында яшәүче халыкларны мәдәнияткә җәлеп итүгә ярдәм итәчәк.

«Безнең иҗат коллективы әгъзалары үз тәҗрибәләрен хәтта Россиянең башка төбәгендә дә тапшырачак. 

Түбән Варта балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләреннән кемдер киләчәктә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты була ала. Моннан тыш, төзелгән килешү шәһәрләребезнең иҗади элемтәләрен үстерүгә өлеш кертәчәк», – дип сөйләде Юрий Жуков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев