Логотип Идель
Белми калма

«Тоталь диктант»та - Идел буе алманнары

Соңгы арада диктантлар күбәеп китте бит әле! Йә «Татарча диктант», йә «Географик диктант»... Тик барысы да «Тоталь диктант»тан башланган иде бит. Ә ул киләсе – 2018 елда – 14 апрельдә дөньяның 80 илендә узачак.

Бу юлы диктантка җыелачак «укучы»лар үзебезнең татар кызы, «Зөләйһа күзләрен ача» романы белән танылган яшь язучы Гүзәл Яхинаның әсәреннән бер өзек язачак. Автор үзенең кыска хикәяләрендә авыл укытучысы булып эшләгән алманлы Яков Иванович Бах турында бәян итә. Нәкъ менә ул диктантның герое булачак та инде. Бу текст Гүзәлнең «Дети мои» исемле яңа китабында урын алачак. Анда язучы И1916-1938 елларда Идел буенда алманнарның яшәвен бәян итә.

Гүзәл Яхина 1977 елда Казанда туган. Ул Казан дәүләт педагогика университеты һәм Мәскәү кино мәктәбен тәмамлый. Аның «Зөләйһа күзләрен ача» романы «Большая книга», «Ясная Поляна» һәм «Ел китабы» премияләренә лаек булды.

«Тоталь диктант акциясенең тагын бер яңалыгы бар. Ел саен аның башкаласы да билгеләнәчәк. Җиңүчесе 2018 елның 27 гыйнварында билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев