Логотип Идель
Белми калма

ТӨНЕҢНЕ МУЗЕЙДА ҮТКӘР

Халыкара музейлар көне якынлаша, дуслар! Шул уңайдан төрле илләрдә «Музейлар төне» үткәрелә. Беренче тапкыр «Музейлар төне» 1997 елда Берлинда булган. Әлеге акциянең үзенчәлеге — музей эшчәнлегенең төнгә кадәр дәвам итүе.

20 май — Музейлар төне. Кич буена Россия музейларында тормыш гөрләячәк. Милли музей филиалларында да кызыклы программа төзелгән.

Мисал өчен, Татар китабы йортында 7 сәгать эчендә 12 чара үтәчәк: остаханәләр, басылмаган хатлар уку, шигъри-шифалы перформанс, акустик нон-стоп, экскурсияләр һәм башка бик кызыклы вакыйгалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев