ТӘҮЛЕГЕНӘ НИЧӘ МАНДАРИН АШАРГА ЯРЫЙ?
Тиздән Яңа ел җитә, ә Яңа ел мандариннарсыз була диме инде. Әлбәттә, мандаринга элеккеге сыман дефицит юк, ул ниндидер экзотик җиләк-җимеш булудан күптән туктады, тик шулай да, безнең өчен мандарин Яңа елның бер матур чагылышы булуын дәвам итә. Тик табиблар мандариннарны кирәгеннән артык ашауның организм өчен зыяны турында кисәтә.
Табиблар тәүлегенә дүрт мандариннан артык ашамаска киңәш итә. Мондый күләмдә (аллергия булмаган очракта) ул организмга файдага гына булачак. Мандаринда калорийлар күп түгел, ул С витаминына һәм микроэлементларга бай. Кирәгеннән артык ашаган очракта аллергия һәм ашкайнату системасында ялкынсыну барлыкка килергә мөмкин.
Шулай ук, табиблар мандариннарны юып ашарга киңәш итә, чөнки аларны корткычлардан саклар өчен һәм саклану вакытын озайту өчен зыянлы матдәләр белән эшкәртәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2024 - 16:11
КЫТАЙ ГАЛИМНӘРЕ БИЕРГӘ КУША!
-
16 апреля 2024 - 16:55
ТУКАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН УКУЧЫЛАР «МӘҢГЕЛЕК ШИГЪРИЯТ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРЫЛА
-
14 апреля 2024 - 13:33
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯГӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
13 апреля 2024 - 16:42
YUMMY MUSIC ТУГАН КӨНГӘ ЧАКЫРА!
Нет комментариев