ТИМАТИ «BLACK STAR»ДАН КИТӘ!
Җырчы Тимати яңа гына үзенең Инстаграм челтәрендә шул турыда пост урнаштырган. Әлеге постта ул үзенең "Блэк стар" компаниясеннән китүе турында хәбәр итә.
"Бу 2020 нче ел рефлексиясе генә түгел, ә партнерларның күптән уйланган карары... Минем "Блэк Стар" лейблында миссиям ахырына якынлашты. Бүгеннән Тимати бәйсез агент. Бүгеннән мин компаниядәге бер генә артист өчен дә җававп бирмим. Шулай да, "Блэк Стар Бургер", "Блэк Стар Картинг", "Блэк Стар Карвош" проектларында хокукларым кала", - дип язган ул постта.
Әйтергә кирәк, җырчының язылучылары бу яңалыкны төрлечә кабул иткән. Араларында әлеге хәбәргә ышанмаучылар күбрәк. Ютубта шактый танылган "Comment Out" тапшыруының чираттагы чыгарылышын төшерү процессы, дип кабул итүчеләр дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев