Логотип Идель
Белми калма

“TIKTOK”та БАЛАҢ НИШЛИ?

Хәзер яшүсмерләр арасында бик популяр “TikTok” социаль челтәрендә ата-аналар балаларын контрольдә тота ала торган мөмкинлекләр барлыкка килгән. Ул ничек эшли?

Тиктокта ата-аналар контроле барлыкка килде: хәзер социаль челтәрдә бала өчен кирәк түгел дип тапкан мәгълүматны чикләп була. Шулай ук ата-аналар балаларының постлары астындагы комментарийлар санын да чикли ала. Моңа өстәп, авторның лайкларын башка кешеләргә күренми торган итеп яшереп куярга мөмкин.

Платформа Family Pairing дигән система булдырган иде инде. Анда яшүсмернең аккаунтын аның ата-анасының аккаунтына бәйләп була. Системаның беренче функциясе булып кушымтаның (приложение) эшләү вакытын чикләү торды.

Бу чикләүләр нигә кирәк?

2019 елда компаниягә 5,7 миллион долларлык штраф сукканнар. Ни өченме? Балаларга бәйле мәгълүматларны туплаган өчен. Америка хакимияте TikTokны 13 яшькә кадәрге балалар турында мәгълүмат туплауда, аларның кайда яшәгәнен күрсәтүдә гаепләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев