Логотип Идель
Белми калма

ӘТИ-ӘНИЛӘР: "БАЛАЛАР ТИЗРӘК МӘКТӘПКӘ БАРСЫН!"

Иҗтимагый фикер” фонды сораштыруы нәтиҗәләренә караганда, әти-әниләрнең күбесе балаларның гадәти режимда, мәктәпкә барып, укуларын тели. Россиялеләрнең 86 проценты, үзизоляция режимы тәмамлану белән, укучыларны гадәти дәресләр форматына кайтарырга тели икән.

Сораштыруда катнашучыларның 81 проценты исә балаларның сыйныфташлары, мәктәптәге дусларын сагынуын белдергән. Әти-әниләрнең икедән өче (65 проценты) дистанцион уку вакытында белем бирү сыйфаты начарая дигән фикердә. Гомумән алганда, онлайн-дәресләргә каршы булучылар исә бер үк аргументлар китерә: интернетның әкрен эшләве, белем бирү  платформаларының начар эшләве, укытучы белән җанлы аралашу булмау, уку йөкләмәсенең артуы.

Респондентларның 3 проценты исә мәктәптәге традицион дәресләрне онлайн-формат белән алыштырып булыр иде, дип саный. Ә гадәти белем бирү процессына дистанцион уку элементларын кертүне әти-әниләрнең бары тик 7 проценты гына файдалы, дип уйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев