Логотип Идель
Белми калма

ТЕЛЕФОНЫҢ КҮПМЕ ТОРА?

Россия депутатлары креативлыгы көннән-көн арта тора. Әйтик, Дәүләт думасы мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышов мәктәптә укучыларга 5 000 сумнан кыйммәтрәк торган гаджетларны кулланырга тыярга тәкъдим иткән. Үз фикерләрен ул РФ мәгариф министры Ольга Васильевага юллаган хатында белдергән.

“Шул рәвешле балалар кайсысының смартфоны яки планшеты кыйбатрак дип түгел, ә кешелеклек сыйфатларында – акыл, зирәклек, юмор хисе һәм башкаларда өстенлеген күрсәтә алачак”, – ди депутат.

Чернышов фикеренчә, әлеге тыю сыйныфларда социаль тигезсезлек белән көрәшергә ярдәм итәчәк, чөнки һәрбер ата-ана да үз баласына 15-25 меңлек гаджет сатып ала алмый.

Беренче карашка акыллы фикер һәм гаджетларны мәктәп территориясендә куллануны тыюга караганда уңышлырак та кебек, әмма бәхәссез түгел. Әйтик, гаджетның күпме торганын кем һәм ни рәвешле билгеләячәк? Гаджет гадәти көндә 10 000 торып, ташламалар вакытында 5 000 гә сатылган булса, саналамы?




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев