ТЕЛЕФОННЫ ТӨН БУЕНА «ЗАРЯДКА»га КУЯРГА ЯРЫЙМЫ?
Күп кеше телефонын төнгә корылырга (заряжаться) куя, болай эшләү телефонга начар тәэсир итмиме? Хәзер беләбез.
Экспертлар фикеренчә, телефонның “зарядка”сын иң яхшысы - 30-80% аралыгында тоту. “Смартфонны төнгә корылырга кую гадәте гаджетның сыйфатына начар тәэсир итәргә мөмкин”, - ди финанслар белән идарә итү югары мәктәбенең аналитик һәм IT-тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Михаил Коган.
Моннан тыш, телефон җитештеүчеләр аның “зарядка” күләмен 20-30 %тан да түбән төшермәскә киңәш итә икән:
– Телефонны “зараядка”сы бетеп, сүнеп киткәнче тоту бигрәк тә начар, - ди эксперт, - болай иткәндә гаджетның эшләү вакыты бермә-бер кимиячәк.
Михаил Коган гаджетны тулысынча корылганчы “зарядка”да тотарга да киңәш итми. Чөнки бу да аккумуляторга начар тәэсир итәргә мөмкин икән. Әлеге фактлар Battery University агентлыгы тарафыннан расланган икән.
Мисал өчен, телефонның “зарядка”сын 20-80% аралыгында тоту телефонның “гомерен” ике тапкырга кадәр озынайта ала.
Әмма болай эшләгәндә дә бер мәсьәлә чишелми кала. Без бит әле еш кына гаджетны төнгә дә корылырга куеп калдырабыз. Белгеч әтйүенчә, бу аккумуляторның сыйфатына йогынты ясамыйча калмый. Шуңа күрә ул телефоннарны йә йокларга ятар алдыннан, йә иртән торгач корырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев