Логотип Идель
Белми калма

ТЕКӘ ЧАНАДА ШУАСЫҢ КИЛСӘ, МАМАДЫШКА “SUNNYFEST”ка КИЛ!

Ни өчен бу ялларда салкыннар җитте, дип уйлыйсыңмы? Чана шуар өчен махсус шундый һава торышы ул! Чөнки иртәгә, 8 февральдә, Мамадышта рәхәтләнеп чана шуып булачак. Әле чананың ниндиендә диген! Төрле формадагы, төрле форматтагыларында “эх!” дигәнче шуып узып булачак.

Бу көнне Мамадышта «SunnyФест» (http://yalkyn.ru/news/tatarstanym-bar/bozly-taudan-kombajn-bel-n-foto-video ) VI Халыкара креатив чаналар фестивале үтәчәк. 2019 елда Татарстан яшьләр оешмаларының Мамадыш районы советы шушы проект белән 200 мең сумлык грант откан.

Әлеге фестивальдә 50 команда көч сынашачак. Быел чараның билгеле бер тематикасы юк: күңелең ниндине тели, шундый чана яса! Шул сәбәпле, чарада төрле пландагы чаналарны, кызыклы чыгышларны көтәләр. Катнашучылар исә гадәти булмаган чаналарны ясау серләрен башкалар белән дә бүлешә алачак.

Тамашачыларны күңел ачу мәйданчыклары, хәрәкәтле уеннар, “Бер юл – биш мәдәният” дигән махсус бәйрәм экскурсияләре дә көтә. Инде күптән онытылган уеннарны да кабаттан искә төшереп, биредә уйнатырга җыеналар. Спорт эстафеталары, элеккеге уеннар («Гуси Лебеди», «Чай-чай-выручай», «Вышибалы»), күңелле ярышлар һәркемнең кәефен күтәрәчәк.

Фестиваль катнашучыларын шулай ук “Балалар арасындагы тарихи фехтование” программасы көтә. Биредә һәр малай үзен чын рыцарь итеп хис итә алачак. Йомшак кылыч һәм шлем ярдәмендә хыялларны чынга ашырып, чын-чынлап сугышып булачак.

Былтыр әлеге фестиваль Россиянең төрле почмакларыннан 5000 туристны җыйган иде. Чаналарыңа тюнинг яса да, Мамадышка чана шуарга кил!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев