Логотип Идель
Белми калма

ТЕАТР АРТИСЛАРЫ UEN FEST'ка ЧАКЫРА!

Халык уеннарына багышланган беренче Uen fest кысаларында республиканың алдынгы театр актерлары бу атнада Казан ишегалларына юл тотачак. Алар элеккеге уеннарның төрләре, аларның тарихы турында сөйләячәк, һәм теләүчеләрне уйнарга өйрәтәчәк. Бу турыда Мәдәният Министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кариев театры артистлары катнашындагы беренче бәйрәм, 11 август көнне Вишневский урамында урнашкан 49нчы йорт ишегалдында узды. 12нче август көнне бу чараны Камал театры артистлары дәвам итәчәк. Алар Чапаев урамындагы 14/06, 16нчы йортларында яшәүчеләр өчен программа әзерли. Барлык чаралар кичке сәгать алтыда узачак.

Мондый бәйрәмнәр Казан белән генә чикләнмәс, дип көтелә. Әлеге фестиваль кысаларында 1 меңнән артык ишегалдына бәйрәм оештырылачак.

Uen fest’ка 1нче августта старт бирелде. Фестивальдә республиканың барлык ишегаллары, команда туплап, катнаша ала. Моның өчен яраткан халык уенын видеога төшереп, #УенФестКонкурс хештегы белән Instagram’га урнаштырырга кирәк.

Һәр ай саен очраклы җиңүче билгеләнәчәк, ә бүләккә – профессиональ аниматорлар һәм татар эстрадасы артислары катнашында ишегалдында бәйрәм оештыру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев