ТДИ БАРЫ ТИК РУС ТЕЛЕ ҺӘМ МАТЕМАТИКАДАН ГЫНА БУЛАЧАК
9нчы сыйныф укучылары быел Төп дәүләт имтиханнарын (ОГЭ) бары тик мәҗбүри предметлардан – рус теле һәм математикадан гына тапшырачак. Укучылар үзләре сайлап ала торган имтиханнар үткәрелмәячәк. Моның турында Рособрнадзор хәбәр итә.
– Әлеге тәкъдим төбәкләргә китте. Шуны аңларга кирәк: 9нчы сыйныфларда имтихан тапшыручылар, БДИны тапшыручыларга караганда, күбрәк. Бу – бик күп кеше катнаша торган имтихан, – ди Рособрнадзор башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев.
Әгәр коронавирус пандемиясе аркасында укучылар һәм укытучылар сәламәтлегенә куркыныч туса, БДИны тагын башка вакытка күчерергә мөмкиннәр. Имтихан бары тик укучылар һәм укытучылар сәламәтлеге өчен имин шартларда үтәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
Нет комментариев