Логотип Идель
Белми калма

"Татмедиа" басмаларына язылучылар бүләкле булдылар

Бүген АҖ "Татмедиа" үзенең "Язылган өчен - телевизор!" акциясенә чираттагы нәтиҗәләр ясады.

Бу акция даими рәвештә уздырыла. Аның катнашучысы булыр өчен "Татмедиа" гамәлгә куйган кимендә 3 басмага язылу иде. Шулар арасында лотерея уйнатып, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла.

Бу юлы акция шартларын үтәгән 237 абунәче булган. Алар арасында Татарстанның 45 районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән, шулай ук Башкортстаннан һәм Свердлау өлкәсеннән даими язылучылар булган. "Язылган өчен - телевизор!" акциясенә бу юлы беренче тапкыр Кырым республикасында яшәүче укучылар да кушылган. Алар да хәзер Татарстанда чыгып килүче басмаларга язылу мөмкинлегенә ия.

"Хөрмәтле укучыларыбыз. "Татмедиа"ның күпсанлы басмалары арасында күңелегезгә хушын таба алуыгызга ышанабыз. Без үз чиратыбызда бу басмаларны тагын да кызыграк, матур дизайнлы итү, заманчалаштыру өстендә эшлибез", - дип сәламләде җыелганнарны АҖ "Татмедиа" генераль директорының урынбасары Эльвира Исмагилова.

Комиссия әгъзалары күзәтүе астында лотереядә абунәчеләр арасында 15 йон юрган, 3 цифрлы фотоаппарат һәм 1 смарт-телевизор уйнатылды.

Бу юлы язылучылар өчен тагын бер яңалык - "Чаян" журналы язылучылар арасында махсус бүләк уйнатты. Әлеге журналның баш мөхәррире Рафаэль Хәлилуллов ул хатын-кызга чыксын иде, дип теләде. "Чөнки безнең бүләк - утюг - ул ир-ат кебек бит: гел кайнар, яхшы сыйпый белә, су гына "эчә" һәм үзең төкермәсәң чыжламый да!"



Чыннан да бу бүләк хатын-кыз укучыга эләкте - аңа Буа районыннан Юнысова Мәсхүдә ия булды.

Ә калган бүләкләргә түбәндәгеләр ия булды:

Җылы экологик материал - йоннан эшләнгән зур юрган отучылар:

  1. Хәмәтҗанова Әнисә, Норлат районы

  2. Нәкыйпова Эльвира, Балтач районы

  3. Хәмәдиева Гөлнур, Чирмешән районы

  4. Фәтхетдинов Шәүкәт, Әлки районы

  5. Рәхимова Рәмзия, Арча районы

  6. Гарифуллина Гөлия, Балтач раойны

  7. Мостафин Шаһинур, Казан

  8. Габдуллина Кадрия, Түбән Кама районы

  9. Имамиева Гөлназ, Саба районы

  10. Садыйкова Резеда, Арча районы

  11. Маштиева Зөлфия, Тәтеш районы

  12. Әхмәдиев А., Балык Бистәсе районы

  13. Гыйниятуллин Әнвәр, Казан

  14. Шәйхелисламов Рафис, Сарман районы,

  15. Латыйпова Наилә, Норлат районы


Лотерея барышын карарга килүчеләр арасында җиңүче Гыйниятуллин Әнвәр абый да бар иде. Бу бүләккә ия булуына ул бик шат икән. "Мин 40 еллык "стажлы" язылучы. Бу ярты еллыкта гына да мин 11 гәҗиткә язылдым. Араларында "Татмедиа" басмалары да, хосусый басмалар да бар. Бу юрганны хатынга бүләк итәм. Күптән түгел генә йомшак җиһаз алдык - шунда җәеп куяр", - диде ул.



Цифрлы фотоаппарат отучылар:

  1. Исмәгыйлева Мөнирә, Арча районы

  2. Худин Илгиз, Яр Чаллы шәһәре

  3. Шпакова Светлана, Азнакай районы


Телевизор отучы Мамадыш районыннан Нәҗмиева Энҗе булды. Аңа wi-fi, usb һәм интернетка тоташа ала торган смарт телевизор бүләк иттеләчәк.

Әгәр сезнең дә шундый бүләкләр отасыгыз килә икән - "Татмедиа" басмаларына язылып, бәхетелегезне сынап карагыз. Чөнки тиздән кабат язылучылар арасында шулай ук кыйммәтле бүләкләр белән лотерея уздырылачак.



Фотолар: tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев