«ТАТАРСТАР»: ЯҢА ОНЛАЙН-ШОУГА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Бүген, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән көнне, Татарстанда яңа конкурс игълан ителде. Конкурста катнашу өчен нибары үзеңнең җырлаганыңны видеога яздырып җибәрү дә җитә (җырның нинди телдә булуы мөһим түгел). Кастинг 1нче июньгә чаклы дәвам итә.
Бер атна эчендә кабул ителәчәк эшләр арасыннан оештыручылар иң яхшыларын сайлап алачаклар. Алга таба ярымфинал һәм финал этабы узачак. Җиңүчене професииональ клип төшерү һәм аны Татарстан Республикасының социаль челтәрләрендә популярлаштыру көтә.
Жюри әгъзалары арасында Венера Ганеева, Антон Салакаев, Динар Нигъмәтҗәнов һәм Газинур Файзуллин бар.
Онлайн-шоуның беренче чыгарылышын бүген 19:00да «Вконтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә карарга мөмкин.
Киләсе сайлап алу этаплары 31нче майда һәм 3нче июндә, ярымфинал – 7нче июньдә, ә финал – 10нче июньдә.
Сайлап алу турларында кемнәр җиңәчәген жюри әгъзалары гына түгел, тамашачылар да сайлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
Нет комментариев