Логотип Идель
Белми калма

Татарстанның яшь инспекторлары олылардан калышмый

Республикабызда юл хәрәкәте иминлеген саклаучы инспектор абыйлардан тыш, яшь инспекторлар да бар. Алар төрле конкурсларда ярышып кына калмый, зурлар сыман, конференцияләрдә дә катнаша.

Татарстанның яшь инспекторлары Мәскәүдә “Имин юл. 2024 елга кадәр юл хәрәкәте куркынычсызлыгы стратегиясе” конференциясендә катнашты. Алар – “Куркынычсыз тәгәрмәч-2017” Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча Европа белем бирү конкурсының вице-чемпионнары. Татарстан егет-кызлары форум катнашучыларына яшь инспекторлар хәрәкәте турында сөйләде.

Әлеге конференциядә юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге яңалыкларны да тәкъдим иттеләр. “Юл куркынычсызлыгы мәктәбе” автобус-тренажеры шуларның берсе иде. Нәкъ менә ул бәрелү яки кинәт кенә туктаган вакытта машинадагы иминлек каешларының ничек эшләгәнен күрсәтә. Моның өчен салон утыргычлары урыннан кузгату имитациясенең махсус системасы белән тәэмин ителгән. Бу автобус-тренажерны Татарстанның яшь инспекторлары – Казанның 159нчы лицей укучысы Азат Кәримов, 121нче лицей укучысы Ралина Хәлимова, 7нче гимназиядә белем алучы Камил Гайнетдинов һәм Диана Нуретдинова тәкъдим итте. Моннан тыш, алар Россиядәге яшь инспекторлар хәрәкәтенең мөһим юнәлеш икәнлегенең аңлатты.

Татарстанның яшь инспекторлары Берләшкән милләтләр оешмаларының юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган Бишенче глобаль атнасында да катнашачак. 6-12 майда узачак бу чара #Выскажись (#SpeakUp) хештэгы астында уза, һәм юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә лидерлык темасына багышлана.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев