Татарстанның инвестицион эшчәнлегенә багышланган YouTube-канал эшли

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы республикабызда яшәүчеләрне яңа YouTube-каналга язылырга чакыра. Бу канал Татарстанның инвестицион эшчәнлегенә багышланачак.

Әлеге каналны табу өчен YouTube порталында "investtatarstan" дип эзләргә һәм язылырга кирәк, шуннан соң сезгә киләсе эфирларга һәм яңа роликларны карарга чакыру килеп барачак.

Әлеге ресурста Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан уздырылган чаралардан, шул исәптән ел саен уздырыла торган «Россия - Исламский мир: KazanSummit» Халыкара икътисади саммиттан видеолар, Татарстан Республикасының Инвесторлар Клубының утырышлары, дөньяның алдынгы конгресс-күргәзмә чараларында Татарстан стендының эшчәнлеге турында эксклюзив видеолар урнаштырылып бара. Шулай ук канал Татарстанның инвестицион эшчәнлеге вәкилләренең, шул исәптән, махсус икътисади зоналар, алдынгы иҗтимагый-икътисади үсеш территорияләре, сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары вәкилләренең видеороликларын, республиканың иҗтимагый-икътисади үсеше турында сөйләүче роликларны туплый торган урын булачак. Әлеге видеоларны берничә телдә, шул исәптән рус, инглиз, төрек, француз, алман, кытай, япон һәм гарәп телләрендә карарга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2544
    0
    16
  • 6 сентябрь 2020 - 13:31
    МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ "Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде.
    687
    0
    1
  • 13 сентябрь 2020 - 13:56
    КАЛАЙЧЫ КӘЛҮК Җиңел сөякле бабай, аягына эрҗинкә галушларын киеп алды да болдыр баскычыннан җәһәт кенә ишегалды чирәменә төште. Тагын бер кинәнеп арлы-бирле йөренгәләде. Алгысый иде аның күңеле, очына иде. Менә нидер эшлисе генә килеп тора бит. Ниндидер бер гайре табигый эш. Әмма дә ләкин файдалы эш булсын иде ул. Тиктомалдан чуарланып йөрергә яшь-җилкенчәк түгел лә ул! Хәкимәсе: «Вәт маладис, картым! Вәт булдыргансың, атасы!» – дип әйтерлек булсын. Мактаганны ярата ул. 
    609
    0
    5

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019