Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАННЫҢ 16 ПРОЕКТЫ – “ДОБРОВОЛЕЦ РОССИИ – 2019” ЯРЫМФИНАЛЫНДА

“Доброволец России” бәйгесенең читтән торып катнаша торган этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Әлеге конкурска барлыгы 28 144 проект җибәрелгән.

Анда Идел буе округыннан 124 проект сайлап алынган. Шуларның 16сы – Татарстанныкылар. Әлеге проектлар «Смелые сердцем», «Помощь детям», «Рожденные помогать», «Душа компании», «Оберегая сердцем», «Волонтерский центр» номинацияләрендә тәкъдим ителгән.

Мисал өчен, Андрей Алмазов “Поезддан саклан – Safetrain” кушымтасын уйлап тапкан. Аның сүзләренчә, балаларның җәрәхәтләнүе аларның куркыныч объектта булуын аңламау, куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмауга бәйле. Әлеге кушымта баланың куркыныч зонага аяк басуы турында хәбәр итә.

Ә “Эврика” яшүсмерләр-яшьләр клубы “Әти мәктәбе” дигән проект тәкъдим иткән. Ул гадәти һәм мөмкинлекләре чикле булган балаларга юнәлтелгән. Аның төп максаты – әтиләрне тәрби-укыту процессына, волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итү.

“Доброволец России-2019” бәйгесе – волонтер проектларының төп конкурсы. Ул инициативалы кешеләрне билгеләү, аларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Конкурсның грант фонды 45 миллион сумны тәшкил итә.

Конкурсның ярымфиналы 13 октябльгә кадәр дәвам итәчәк. Ул 5 округта ирекле булышчылар форумы форматында узачак. Балалар проектларының ярымфиналы “Артек”та үтәчәк. Анда катнашучылар экспертлар алдында проектларын яклаячак. Нәтиҗәдә, һәр номинациядә 10шар финалист ачыкланачак. Соңыннан, аларны жюри бәяләячәк, аннары халык тавыш бирәчәк.

“Доброволец России-2019” лауреатлары ел ахырында Мәскәүдә Ирекле булышчыларның халыкара форумында игълан ителәчәк. Җиңүчеләр үз инициативаларын тормышка ашыру өчен 2 миллион сумга кадәр грант ала алачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде



Бу турыда язмалар:


ИГЕЛЕК КЫЛУЧЫ ГӨЛФИЯ


«Safe Train» ПОЕЗДДАН САКЛЫЙ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев