Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАННЫҢ 150 АРТЫК ПРЕДПРИЯТИЕСЕ ҺӘМ ОЕШМАСЫ «БЕЗНЕҢ ЗАМАН» ЮБИЛЕЙ ФЕСТИВАЛЕНӘ КАТНАШУ ГАРИЗАСЫН БИРГӘН

«Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең 10-нчы ачык республика телевизион фестиваленә 1000 артык катнашучы гариза җибәргән. Юбилей фестиваленең гариза бирү кампаниясенең башлангыч нәтиҗәләре әнә шундый.

«Наше время – Безнең заман» фестиваленә гаризалар кабул итү вакыты 22 сентябрьгә кадәр озайтылган иде. Кампания нәтиҗәләре буенча, фестивальнең оештыру комитетына республиканың 40 районыннан 158 оешма һәм предприятиедән гариза килгән. Фестивальдә барлыгы 1000 артык үзешчән артист катнашачак. Команда ярышында – 31, шәхси ярышта 160 гариза теркәлгән.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе (фестиваль Россиянең рухи матди булмаган мирасы статусын алды) эгидасы астында үтүче проектта катнашу өчен, гадәттәгечә, Татарстан учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары вәкилләре чакырыла. Хезмәткәрләр ялгыз да, команда белән дә чыгыш ясый ала. Алар үз сәләтләрен «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты» номинацияләрендә күрсәтә.

Проект җитәкчесе Айдар Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, фестивальнең оештыру комитеты юбилей сезонында яңа катнашучылар – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы командалары чыгышын зур кызыксыну белән көтә. Моннан тыш, фестивальдә катнашу өчен Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге, «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясенең (Бөгелмә) иҗат коллективы һәм башка командалар катнашырга теләк белдергән. Алар арасында Зәй ГРЭСы, «Транснефть – Кама буе», «Аммоний», КАМАЗ, «Нижнекамскнефтехим», «Татнефть», «Сетевая компания», Чистай район үзәк хастаханәсе, элеккеге Әлмәт торба заводы (хәзер – Выксун металлургия заводы филиалы), «Татэнергосбыт», Горбунов ис. Казан авиация заводын, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Горький ис. Яшел Үзән заводы һәм башкаларны аерым билгеләп була. Быелгы фестивальдә республиканың күп кенә муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф, балалар һәм яшьләр эшләре идарәләре катнаша.

«Барлык катнашучылар да быел 10 еллыгын билгеләп үтүче фестивальгә бик теләп әзерләнә. Барысы да махсус номерлар күрсәтергә тырыша, гел дә киңәш сорый. Фестивальнең югары дәрәҗәсе үзгәрешсез кала», – диде Айдар Гайнетдинов. Аның сүзләренчә, фестивальнең башында торган энтузиастлар 45 яшен тутытырып килә, шунлыктан катнашуга яшь чиген үзгәртүне сорый. Юбилей фестиваленең яңалыгы – иҗат коллективы составында катнашучыларның яшь цензын 45 яшькә кадәр арттыру булды. Киләчәктә «Безнең заман» оештыру комитеты бу сорауны ничек хәл итү турында уйлаячак. 

Аның сүзләренчә, социологик тикшеренүләр ачыклаганча, эшче яшьләр арасында фатир мәсьәләсе белән беррәттән, эштә эмоциональ ару, рухи компонент җитмәү төп проблема булып тора. Бу сораштыруда катнашканнарның 31% хас икән. «Безнең заман» фестивале бик мөһим проблеманы чишә. Татарстан – планетада эшче яшьләрнең хезмәтен рухи яктан тулыландыру мәсьәләсен, әлеге фестивальне уздырганда ару-талу проблемасын хәл итүче бердәнбер регион», – дип саный Дмитрий Туманов. 

Шул ук вакытта зона финаллары бу атнада старт ала. Беренче зона финалы Әлмәттә 30 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр була. Ул «Нефтьче» мәдәният сарае базасында узачак. Әлмәт турына барлыгы 53 предприятие һәм оешмадан гариза килгән. Бу зона финалында 9 команда, республиканың 16 районыннан 300 якын катнашучы тәкъдим ителәчәк. Беренче көнне катнашучылар вокал һәм хореография номерларын тәкъдим итә, ә 1 октябрьдә «Дан минуты» номинациясендә чыгышлар карала һәм Гала-концерт бирелә. Гадәттәгечә, зона финалларын кабул итүче шәһәрләрдә жюри әгъзаларыннан түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар узачак. Фестивальдә жюри составын РФ атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай ис. татар дәүләт филармониясенең ТР Халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты Резеда Галимова җитәкли.

Киләсе зона финалы 7-8 октябрьдә Түбән Камада, Халык иҗаты йортында узачак. Казанда исә зона бәйгеләре 14-15 октябрьгә билгеләнгән. Суперфинал 4-5 ноябрьгә планлаштырылган: ул Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада Авылы) узачак. 6 ноябрьдә – «Пирамида»да репетиция көне. Юбилей сезонының төп вакыйгасы – быелгы фестивальнең гала-концерты – 7 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. 

Зона этапларының, суперфиналларның һәм гала-концертларның онлайн-трансляцияләре фестивальнең рәсми сайтында алып барыла. 

Исегезгә төшерәбез, фестивальдә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, төрле өлкәләрдә һәм тармакларда эшләүче яшьләр катнаша ала. Алар арасында сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре дә, белем бирү учреждениеләре, фермер хуҗалыклары, гаммәви мәгълүмат чаралары, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары, эчке эшләр органнары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре һәм башка эшчәнлек өлкәләре вәкилләре дә бар. Катнашучылар өчен фестивальнең бәйге программасы төрләре төп һөнәр булып саналмый.

Суперфиналның бүләк фонды 3,2 млн сум тәшкил итәчәк. Фестивальнең зона финаллары бүләк фондын формалаштыру өчен тагын 400 мең сум акча бүлеп бирелгән. Гран-прида җиңүче командага 500 мең сум һәм Татарстан Президентының Күчмә кубогы тапшырыла. Моннан тыш, икенче ел рәттән командалар арасында “Безнең заман геройлары” Кубогы иясе билгеләнә. Бу номинациясендә җиңүчегә 300 мең сум акча бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X