Белми калма
Татарстанга Универсиададан 12 медаль кайта
14 июльдә Италиянең Неаполь шәһәрендә студентларның Бөтендөнья җәйге уеннарында – 30нчы Универсиада тәмамланды.
Медальләр исәбендә Россия спортчылары моннан ике ел элек узган Уеннардагы нәтиҗәсен яхшыртты – дүртенче баскычтан 2нче урынга күтәрелде. Дөрес, “алтын”нар саны Тайваньдагы Универсиададан 3кә кимрәк – Неапольдәге Уеннарда Россия спортчылары 82 (22-24-36) медаль яулады. Япония спортчылары беренче урынын саклап калды – 82 (33-21-28) медаль. Кытай – 3нче урында – 43 (22-13-8) медаль.
Универсиадада Татарстаннан да 18 спортчы катнашты. Алар ил җыелмасына 12 (2-3-7) медаль китерде:
АЛТЫННАР: Григорий Тарасевич (йөзү – 100 метр, аркада); Егор Куимов (йөзү – 100 метр, баттерфляй).
КӨМЕШЛӘР: Григорий Тарасевич белән Егор Куимов (йөзү – 4х100 метр, эстафета); Григорий Тарасевич (йөзү – 200 метр, аркада); Ирина Приходько (йөзү – 800 метр, ирекле ысул).
БРОНЗАЛАР: Саъди Исмаилов – 2 медаль ( өстәл теннисында микст һәм ялгыз чыгыш); Григорий Тарасевич (йөзү – 50 метр, аркада); Карина Шкляр (суга сикерү – 3 метр, трамплин); Ирина Приходько (йөзү – 4х200 метр, эстафета); Рафаэль Камалов (тхэквондо); Андрей Сурмачевский һәм Алексей Кононов (волейбол).

Сүз уңаеннан, бронза медаль яулаган Россия волейбол җыелмасын Казан “Зенит” командасы өлкән тренеры Алексей Вербов җитәкләде. Составта узган сезонны “Академия-Казань” командасында аренда хокукларында уйнаган Роман Пакшин да бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 января 2026 - 14:34
КӨЧЛЕ САЛКЫННАРДА МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР БУЛМАСКА МӨМКИН
-
14 января 2026 - 09:04
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
13 января 2026 - 12:23
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
Нет комментариев