Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАНГА КАБАТ АНОМАЛЬ ЭССЕ КӨННӘР КИЛӘ

Бу турыда профессор Юрий Переведенцев менә ниләр сөйли.

Июль – иң эссе ай. Быел бу айда температура климатик нормадан 4 градуска югарырак булачак, - ди Юрий Переведенцев, - көндез һава температурасының максималь күрсәткече 30-32 градуска җитәчәк, төнлә бу сан 18-20 градус булачак.

Явым-төшемнәргә килгәндә, июль башында 31 мм явым-төшем яуган, норма буенча июльдә бу сан 60 мм булырга тиеш.

Киләсе атна башында явым-төшем ихтималы бар, – ди галим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев