Логотип Идель
Белми калма

Олимпия чемпионы Светлана Ромашина Татарстанга кайта?

Корея Республикасының Кванджу шәһәрендә Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты дәвам итә. Бу көнгә 6 алтын медаль яулаган Россия җыелмасы икенче урында бара. Кытайны куып тотар өчен биш “алтын” җитми.
Әлегә җиңүләрне синхрон йөзүчеләр китерә. Россия спортчысы Светлана Ромашина биредә 3 алтын медаль яулап, Чемпионаттагы җиңүләр санын 21гә тутырды инде. Карьерасын төгәлләгәч, аның тренер булып Татарстанга күчеп килү ихтималы да бар икән.
– Бала вакытта тренер булырга хыялландым. Хәзер инде, дөрестән дә, тренер эше минем өчен кызыклы булырга тиешлеген аңлыйм, тренер буларак та җиңү яулау теләгем көчле, – диде Светлана Ромашина 21нче уңышыннан соң. – Татарстанда эшләргә тәкъдим иттеләр инде. Әлеге тәкъдимне карыйм. Әмма алда Олимпия елы. Уеннардан соң Мәскәүдән Казанга күченергә әзер булу-булмавымны ачыклармын. Гаилә дә бар бит әле. Ни дисәк тә, кияүдә бит мин. Димәк, башта ир, аның артыннан гаиләсе күченергә тиеш, дигән сүз. Чит илдә тренер булып эшләү дә кызыклы булыр иде.
Сүз уңаеннан, Светлана бала тапканнан соң спортка әйләнеп кайтты. Ул 2017 елның ноябрендә беренче тапкыр әни булган иде.
– Кызымны синхрон йөзүгә бирергә ирем катгый рәвештә каршы. Хоккейга бирәсе килә. Аның өчен мондый язмыш һәм түзә алмаслык тренировкалар теләми. Ә чынлыкта, үзе теләгәнне сайлар. Әлегә диңгездә бик теләп коена, – дигән спортчы.
...Хәзер 29 яшьлек спортчының Олимпиадада яуланган – 5, Дөнья чемпионатының – 21, Европа чемпионатының – 10, Универсиаданың 2 “алтын”ы бар. Дөнья чемпионатында яулаган алтын медальләре буенча Америка йөзүчесе Майкл Фелпстан гына калыша. Фелпсның Дөнья чемпионатында яулаган 26 алтын, 6 көмеш һәм 1 бронза медале бар. Америка йөзүчесенең Олимпия рекордларын куып тотучы булмас инде – 28 (23-3-2) медаль. Әмма Светлана Ромашинаның үзгә рекорды бар – ул алтын медальләр генә яулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев