Белми калма
ТАТАРСТАНДА ТДИ ҺӘМ БДИ НИЧЕК УЗАЧАК?
ТДИ белән БДИ кайда һәм ничек тапшырылачак? Әлеге сорауга ТРның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов җавап бирде.
– Май аенда уку программасы тәмамлана. 8 июнь көнне республикада беренче БДИ узар дип көтелә. Ә 9 июнь көнне беренче ТДИ тапшырылачак. 9 сыйныф укучылары быел 2 генә фәннән мәҗбүри имтихан тапшыра: математика һәм рус теленнән. Алар, гадәттәгечә, имтихан тапшыру пунктларында үтәчәк, – ди Рафис Борһанов.
Министр әйтүенчә, имтихан чорында барлык санитар таләпләр һәм кагыйдәләр төгәл үтәлергә тиеш. Укучыларны бер-берсеннән кирәк кадәрле ераклыкта утыртачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев