Татарстанда татарча элмә такталарда хата ясаучыларга штраф сукмакчылар

Татарстанда татарча элмә такталар турында закон проектын тәкъдим иттеләр. 

Элмә такталардагы мәгълүмат ике дәүләт телендә дә (татар, рус) бирелмәгән очракта штрафлар салыначак дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Бу мәсьәлә буенча эш әле генә башланмады. Мәсәлән, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында элмә такта, сайтларын ике дәүләт телендә дә булдырмаган оешмаларга “Тяжело с татарским” антипремиясе бирелә иде.


 


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: