ТАТАРСТАНДА СӘҮДӘ ҮЗӘКЛӘРЕ КАЙЧАН АЧЫЛА?
Күп кешене кызыксындырган әлеге сорауга җавап бирелде. Кайчан ачылачак соң?
Татарстанда эре сәүдә үзәкләре 1 июльдән соң гына ачылачак. Ягъни чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына алар кешеләрне кабул итә ала башлаячак. Анысы да әле Роспотребнадзордан рөхсәт булгач кына мөмкин.
ТРның Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Любовь Авдонина сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстан икенче этапка җитте. Вәзгыять яхшырсын өчен, ким дигәндә, тагын ике атна кирәк.
Бүгенге көндә сәүдә үзәкләрендә дезинфекция эшләре башланган инде. Бу, чикләүләр бетүгә үк ишекләрне ачып, сатып алучыларны кабул итү өчен эшләнә.
Ачылган очракта да, сәүдә үзәкләрендә социаль дистанция сакланачак, кулларны антисептик белән эшкәртү өчен махсус урыннар булдырылачак. Килгән кшеләр маска һәм перчаткалардан булырга тиеш. Шулай ук аларның температуралары да үлчәнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
18 апреля 2025 - 10:46
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев