Логотип Идель
Белми калма

Татарстанда сәләтле балалар өчен махсус үзәк булачак

Татарстанда «Сириус» моделе нигезендә сәләтле балалар өчен махсус үзәк булдырырга планлаштыралар.

14нче апрель көнне «Сириус» белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасы вице-премьерының урынбасары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов һәм «Талант и успех» белем бирү фонды җитәкчесе Елена Шмелёваның рәсми очрашуы узды. Әлеге очрашу Сәләтле балаларны барлау һәм ярдәм күрсәтү эшен башкара торган региональ үзәкләрнең семинары кысаларында булып узды. Семинарда Россия Федерациясе субъектыннан җыелган кунаклар катнаша. Бу чара 18нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Рафис Борханов һәм Елена Шмелёваның эшлекле әңгәмәсе барышында Татарстанның сәләтле балаларын барлаучы һәм ярдәм күрсәтә торган махсус региональ үзәк булдыру концепциясе, әлеге үзәкнең предприятиеләр, белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре хәл ителде. 2021 елга кадәр «Сириус» моделе нигезендә оешкан үзәкләр Россиянең бөтен регионнарында да булыр, дип көтелә. Очрашудан соң Татарстан кунаклары өчен «Сириус» фән һәм сәнгать паркы буенча экскурсия оештырылды.

Елена Шмелёва «Перспектива» республикакүләм Концепциясен тормышка ашыру буенча ведомствоара координация советы утырышы вакытында Татарстанга килергә планлаштыра. Әлеге утырыш вакытында «Сириус»ның региональ моделе буенча фикер алышу булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев