ТАТАРСТАНДА ПАО «ЛУКОЙЛ» СОЦИАЛЬ ҺӘМ МӘДӘНИ ПРОЕКТЛАР КОНКУРСЫНЫҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ
29 сентябрь көнне Казанда, ПАО «ЛУКОЙЛ» оештырган XI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
Брифинг катнашучылары арасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ООО «РИТЕК» генераль директорының урынбасары Николай Нефёдов һәм ММЧ вәкилләре бар иде.
2020 елда Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, инде моңарчы булган номинацияләргә «Великий подвиг» номинациясе дә өстәлгән. Әлеге номинациягә Бөек Ватан Сугышы ветераннары, тыл ветераннарына ярдәм итүгә, сугыш-мемориал комплекс, музейларны тергезүгә яшьләр арасында патриотик тәрбия оештыруга юнәлдерелгән проектлар катнашкан.
Конкурска барлыгы 872 эш килгән, алар арасыннан 155е җиңүче дип билгеләнгән.
Җиңүчеләр үзләренең проектларын тормышка ашыруга акчалата ярдәм алачаклар. Конкурсның грант фонды – 25 млн сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
18 апреля 2025 - 10:46
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев