Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАНДА НИЧӘ УКУЧЫ БДИдан МИНИМАЛЬ БАЛЛНЫ ҖЫЯ АЛМАГАН?

Татарстанда БДИдан минималь балларны җыя алмаучылар саны 3,56%ны тәшкил итә. Бу турыда республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итә.

Быел Татарстанда БДИны 16 мең 830 кеше тапшырган.

Имтиханнарда минималь баллны җыя алмаучылар әле шактый. Химия, биология, җәмгыять белемннән БДИда минималь баллны җыя алмаучылар саны аеруча зур. Сайлау фәннәреннән тагын бер кат имтихан тапшыру мөмкинлеге киләсе елга гына бирелә, - ди мәгариф министры.

Аның сүзләренчә, рус теленнән БДИны тапшыра алмаган 12 кешенең 4се быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Рус теле имтихан тапшыруда мәҗбүри фән булгач, аны яңадан тапшыра алдылар.

Быел аттестат алу өчен рус теленнән БДИ тапшырырга яки рус теле һәм математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшырырга кирәк иде.

Бары тик Әтнә районының чыгарылыш сыйныф укучылары гына барлык фәннәрдән дә БДИда минималь балларны туплый алды, - ди министр.

Шулай ук Тәтеш, Саба, Аксубай, Минзәлә, Балык Бистәсе, Нурлат, Питрәч, Бөгелмә һәм Алабуга районнарында да минималь баллны үтә алмаучылар саны зур түгел.

Ә Түбән Кама, Чүпрәле, Буа, Чистай, Сарман, Спас, Әлки районнары, Казанның Совет, Авиатөзелеш, Яңа-Савин, Киров һәм Мәскәү районнары укучыларының 4% артыгы имтиханнарда минималь баллны туплый алмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев