Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАНДА «МӘДӘНИ КОД» ФЕСТИВАЛЕ УЗАРМЫ?

Татарстан “Мәдәни код” фестивален кабул итүгә дәгъва кыла. Әгәр дә син аның республикабызда узуын теләсәң, “ВКонтакте” социаль челтәрендә 3 мартка кадәр тавыш бирергә кирәк.

Татарстан “Мәдәни код” фестивален кабул итәчәк өч төбәк арасына керергә мөмкин. Әлеге фестиваль программасында йортлар фасадында граффитилар ясау, заманча сәнгать күргәзмәләре, иҗади очрашулар каралган. Әлеге проект “Россия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасы, Гомумроссия халык фронты белән булдырыла.

Әлеге чараны оештыруга дәгъва кылганда, Казан урам сәнгатен үстерү шартларын булдыру максатын куя. Бу эштә стрит-арт, спорт экстрим-контестлары, музыка һәм бию чыгышлары (брэйк-данс, дэнсхолл, хип-хоп) көтелә. Татарстаннан кала, бу фестивальне кабул итәргә Удмуртия (Ижевск), Ставрополь крае (Солнечнодольск бистәсе), Ленинград өлкәсе (Волхов районы), Түбән Новгород өлкәсе (Түбән Новгород) һәм Чиләбе өлкәсе (Чиләбе)  дә дәгъва кыла.

Җиңүче төбәкләрдә фестиваль 15 апрельдән 30 октябрьгә кадәр узачак. Аларда төрле илләрдән 40 рәссам катнашачак. Алар, үз чиратында, 100 масштаблы иҗади эш ясаячак.

Алексей Комиссаров, “Россия – мөмкинлекләр иле” платформасы генераль директоры, Гомумроссия халык фронты үзәк штабы рәистәше:

– “Мәдәни код” Россия шәһәрләренең тышкы кыяфәтен яхшыртачак. Яшьләр күпкатлы фортлар фасадында граффити ясап үз сәләтләрен күрсәтәчәк. Шулай итеп, шәһәр мохитен үзгәртәчәкләр, ачык һавада заманча сәнгать музейларын барлыкка китерүгә сәбәпче булачак.

Конкурсның эксперт советына яшьләр эшләре буенча федераль агентлык вәкилләре, төрле музей җитәкчеләре, рәссам, граффитистлар кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев