Татарстанда карлыганны комбайн җыя

Бу көннәрдә Балык Бистәсе районында карлыган җыю буенча махсус комбайнны эшләтеп караганнар. Комбайн шактый яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.

Әлеге уникаль комбайнны "Н.В.Володин" крестьян-фермер хуҗалыгы сатып алган. Алар инде 2019 елдан бирле карлыган үстерү белән шөгыльләнәләр икән. Беренче уңышны узган ел алганнар. 500 килограмм (!) карлыганны туган-тумачалары белән җыйганнар, вакытлыча хезмәткәрләр яллаганнар. Быел исә карлыган җыю өчен махсус комбайн сатып алу карары кабул ителгән. Чөнки карлыганга ихтыяҗ көннән-көн арта ди. Һәм быел алар барлыгы 10 тонна (!) уңыш җыярга планлаштыра.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
МОҢЛЫ ЧИШМӘ КАЙТАВАЗЫ
252
0
0
Иҗат
ҮГИ КЫЗ ӘКИЯТЕ
311
0
0
Иҗат
ӘНИ СҮЗЕНЕҢ КАДЕРЕ
409
0
0