ТАТАРСТАНДА ИНФОРМАТИКАДАН БДИ УЗДЫРУ ӨЧЕН 1800 КОМПЬЮТЕР АЛЫНГАН

Тулырак безнең язмада.

Информатика һәм ИКТдан БДИ быел беренче тапкыр компьютерда тапшырыла. Татарстанда әлеге эшне оештыру өчен махсус 1800 яңа компьютер алынган.

– Имтихан уза торган бөтен урыннарда да яңа компьютерлар куелды. Чөнки моны эшләмичә кирәкле нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Хакимият, Татарстан президенты безгә бу эштә зур ярдәм күрсәтте,- дип сөйли Илсур Һадиуллин.

Татарстанда информатикадан БДИ 24 һәм 25 июнь көннәрендә 91 урында уза. Алар арсында имтиханны өйдән торып тапшыручылар да бар (Казан, Чаллы).

Имтихан тапшырырга 2 455 кеше теләк белдергән. Информатикадан имтиханнарда барлыгы 3 097 укытучы катнаша.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
КӨТЕЛМӘГӘН БОРЫЛЫШ
87
0
0
Иҗат
КЫЯР БЕЛӘН ПОМИДОР ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
628
0
0
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
1493
0
1