ТАТАРСТАНДА ГАДӘТИ БУЛМАГАН ЯҢА КҮПЕР ТӨЗЕЛДЕ
Татарстанда яңа күпер төзелде. Һәм ул... пластиктан! Понтон күпер Татарстанның Түбән Кама районындагы Елантау авылында урнашкан. Ул Чишмә елгасы аша уза. Авыл алкы бу күпернең төзелүен инде 20 ел көткән. Чөнки элеккесе инде бик искергән була.
Бу турыда Елантау авыл җирлеге башлыгы Раиф Гайнетдинов:
– Безнең авылдан ерак түгел автомобильләр өчен зур күпер бар. Ә безгә авылның бер өлешеннән икенчесенә чыга торган җәяүлеләр күпере кирәк иде. Элек моны эшләр өчен 6-7 чакрым юл үтәргә туры килде, - ди.
Ихтыяҗ булса да, яңа күперне салырга акча булмый. Яңасы шәхси инвестицияләр хисабына төзелә. Анысын авыл халкы мөрәҗәгать белән чыкканнан соң ТР дәүләт советы депутаты табып бирә.
Яңа күпер күпмегә чыккан?
Раиф Гайнетдинов әйтүенчә, күперне төзүгә 2,4 миллион акча тотылган. Авыл башлыгы бер кыенлыкның әле һаман да калуын яшерми. Әлеге күпер һәр ел фасылында да анда тора алмый икән. Ташу вакытында аны алып торырга туры киләчәк. Тик алар мондый гына мәшәкатькә әзер. Күпер җайлы гына сүтелә һәм җайлы гына яңадан җыйнала икән.
Кыш көннәрендә Чишмә елгасы аша да узып була. Авыл халкы шул вакытларда күперне алып куярга ниятли. “Бәлки, әле алып куярга да кирәк булмас”, - ди алар.
Бүгенге көндә әлеге авылда 710 кеше яши. Аларның 250се авылның сулъяк өлешендә тора. Ә уң якта мәктәп, балалар бакчасы, кибет, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, банк бүлеге, администрация урнашкан.
Елантауның бер өлешеннән икенчесенә чыгу өчен моңарчы 3,5 чакрым юл үтәргә туры килгән. Яңа понтон күпер җәяүлеләр өчен генә төзелгән. Аның киңлеге 2, озынлыгы 95 метр. Ул 760 элементтан тора. Аны -30 дан +40 градуска кадәр эксплуатацияләргә мөмкин. Күпер нык, тәбәнәк, шумый торган өслек белән капланган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
10 февраль 2021 - 15:156 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
-
26 февраль 2021 - 15:31
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48