ТАТАРСТАНДА ЭССЕ КӨННӘР БЕТӘ...

19 һәм 20 апрель көннәрендә -5 градуска кадәр суытачак.

Республиканың гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, апрельнең аномаль эссе көннәре салкын көннәргә алышыначак.

15 апрель көнне Казанда температура буенча рекорд куелды. Кайбер урыннарда температура 23 градуска кадәр җитте. Бу көнне Казандагы максималь температура 1962 елда булган – плюс 20,7 градус.

Бу атна ахырында ук төньяк антициоклоны хакимлек итәчәк. Явым-төшем көтелми. 18 апрельгә каршы төндә -2 градус һәм кырау төшүе көтелә. Көндез температура 11−17 градус булачак.

19 һәм 20 апрель төннәрендә -5 градуска кадәр төшәчәк. Ә көндез 7-14 градус җылылык вәгъдә ителә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
КЫЯР БЕЛӘН ПОМИДОР ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
576
0
0
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
1447
0
1
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
1481
0
0