ТАТАРСТАНДА ДИСТАНЦИОН УКУ КӨТЕЛӘМЕ?
Әлеге сорауга җавапны ТРның мәгариф һәм фән министры җавап бирә.
Татарстанда мәктәп укучыларын дистанцион укуга күчерү күздә тотылмый. Бу турыда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтә.
- Укытучылар һәм ата-аналар авырый. Авыручы балалар күп дип әйтмәс идем. Алар бар. Әмма республиканың мәгариф системасында вазгыять катлаулы түгел, — ди ул.
Министр белем бирү оешмаларында Роспотребнадзор тарафыннан билгеләнгән барлык таләпләрнең дә үтәлүен ассызыклый. Аның әйтүенчә, каникул да традицион рәвештә 2-8 ноябрь көннәрендә узачак. Каникулларны озынайту көтелми. 31 октябрь Сәламәтлек көне дип игълан ителгән.
Студентлар өчен уку гадәттәгечә дәвам итә. Үзгәрешләр булыр дип көтелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 июня 2026 - 13:45
ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
10 июня 2026 - 09:34
ТАТАРСТАНДА 4,6 МЕҢ МӘКТӘП УКУЧЫСЫ КАТНАШЫНДА «СӘЛӘТ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗАЧАК
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
Нет комментариев