ТАТАРСТАНДА БОЗЛЫ ЯҢГЫР ҺӘМ КӨЧЛЕ ҖИЛ КӨТЕЛӘ

Татарстанда 16нчы гыйнвар көнне юеш кар, бозлы яңгыр һәм көчле яңгыр көтелә. Бу турыда Татарстан Республикасының Гидрометцентры хәбәр итә. 

Юлларда бозлавык булачак. Төнлә һава температурасы –6 градус тирәсе булса, көндез һава температурасы 5 градус җылы булыр дип көтелә. Бу нормадан 13 градуска югарырак. Шулай ук, җил тизлеге 19 м/с.ка җитәргә мөмкин. 

Юлларда сак булыгыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла

Блоглар