Белми калма
Татарстанда балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җылылык бирелде
Татарстанда 1,5 меңләп балалар бакчалары һәм мәктәпләргә җылы бирелгән. Республиканың 4,1 меңнән артык торак йортларында җылылык системасы кабызылган. Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада 741 котельная эшләтеп җибәрелгән. Бу гомуми саннарның 24,5 процентын тәшкил итә. Тагын 2,2 мең котельная тиздән җылыту эшен башларга тиеш.
Сәламәтлек саклау учреждениеләренә килгәндә, хәзер 536 объектта җылы бар. Шулай ук 363 мәдәният объектына, 73 спорт объектына, социаль яклау һәм мәшгүльлек үзәкләренең 42 объектына җылы бирелгән.
Җылылык сезонына әзерләнү инде сентябрьдә тәмамланган. Моның өчен җылы суны туктатып, җылылык челтәрләренә опрессовка уздырганнар. Бу җылылык челтәре хуҗалыгының кышкы сезонга әзерлеген күрсәтә. Казанда быел җылылык сезоны 20 сентябрьдә үк башланды. Социаль өлкә оешмаларыннан гариза булган очракта аларга җылы бирергә 7 сентябрьдә үк әзер булганнар.
Әгәр биш көн дәвамында тыштагы уртача һава температура +8 градустан артмаса, җылылык бирелергә тиеш. Шуңа әле җылылык әле һәр өйгә дә барып җитәргә өлгермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
18 апреля 2025 - 10:46
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев