Логотип Идель
Белми калма

Татарстанда 634 кыз бала футбол белән шөгыльләнә 

Төбәктә футбол үсеше өчен инфраструктураның ныклыгы, тренер һәм квалификацияле хөкемдарлар булуы, һәм матчлар белән җәмәгатьчелекнең кызыксынуы кирәк. Татарстанның футбол федерациясе рәисе Александр Гусевның фикере шундый. Бу хакта ул футбол буенча Дөнья чемпионатының Казандагы IT-паркта урнашкан шәһәр матбугат үзәгендә җиткерде. 

Александр Гусев сүзләренчә, бүген Татарстанда рәсми рәвештә теркәлү узган 46 стадион бар, футбол бүлеге булган 49 балалар-үсмерләр спорт клубы эшли, аларда 8940 бала футбол белән шөгыльләнә. Туп тибәргә өйрәнүчеләрнең 634е – кызлар.

– Футбол белән шөгыльләнүче кызлар саны елдан-ел арта, – диде Александр Гусев. – Республикада футбол инфраструктурасы бик яхшы дәрәҗәдә. Без, мөгаен, бу күрсәткеч буенча Россиядә иң алдынгы төбәктер. Татарстанда кышкы манеж бар, универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы эшли – 800дән артык мәйдан тапшырылды инде, ясалма капламлы 42 футбол кыры бар – аның 15е Казанда урнашкан. Татарстанда ел саен бер-ике футбол кыры кулланылышка тапшырыла.

Федерация рәисе сүзләренә караганда, Татарстанда футбол үсеше өчен профессиональ тренерлар җитешмәве генә комачаулый икән. Проблеманы хәл итү максатыннан Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә тренерлар факультеты ачарга ниятлиләр.

Сүз уңаеннан, Татарстаннан 5 бала бүгенге көндә үз яшьтәшләре арасында Россия җыелмасына кергән. Шуларның өчесе – кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев