Логотип Идель
Белми калма

Татарстанда 22 мартта бала хокукы буенча кайнар линия эшләячәк



Татарстанда 22 мартта баланың гаиләгә хокукларын гамәлгә ашыру һәм гаилә элемтәләре өлкәсендә гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия оештырылачак. Бу хакта Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкилнең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Республикада яшәүчеләр гаиләдәге имин булмаган вазгыять һәм аны кисәтү, шулай ук ятимнәр һәм ата-ана җылысыннан мәхрүм балаларның хокукларын үтәүгә бәйле сорауларны 8 (843) 236-61-24; 236-61-26; 236-61-49 телефоннары буенча шалтыратып бирә алачак.

Гражданнарга Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкил Аппараты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре үз киңәшләрен бирәчәк. Кайнар линия иртәнге 9дан көндезге 4кә кадәр эшләячәк.

//tatar-inform.tatar//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев