Логотип Идель
Белми калма

Татарстанда 15 яшьлек үсмер кар астында калып, һәлак булган /фото/

Чистай районы Данауровка авылында яр кырыенда уйнаганда, өстенә кар ишелеп, 15 яшьлек үсмер һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.

112 ашыгыч хезмәте номерына 12 сәгать 43 минутта шалтырату булган. Яр тирәсендә уйнаган дүрт баланың берсе чокыр төбенә төшеп китүе турында хәбәр иткәннәр. Кар өеме ишелеп төшкән, малай шуның астында калган.

“Ашыгыч ярдәм” машинасы 13 сәгать 1 минутта фаҗига урынында булган. Аңа кадәр авыл фельдшеры килгән. Малай тирән кар астында калган булган. Ярдәм күрсәтелсә дә, аның гомерен саклап кала алмаганнар. Медиклар 15 яшьлек ир баланың үлемен раслаган.

Ир бала мәктәпкә бармаган. Ул көндез дуслары белән авыл кырыенда уйнап йөргән. Алар таудан шумакчы булган. Малай, аягы таеп китеп, чокырга егылган, аның өстенә кар ишелгән. Малайлар аңа ярдәмгә ташланган. Балаларның икесе аны казый башлаган, өченчесе авылга ярдәм чакырырга йөгергән. Аны бары 10 минуттан гына казып чыгара алганнар.







http://tatar-inform.tatar//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев