Логотип Идель
Белми калма

Татарстанда 1 сентябрьгә 6 яңа мәктәп ачылачак

Яңа уку елына Татарстанда яңа алты мәктәп өлгертеләчәк. Казанда - өч, Чаллыда, Түбән Камада һәм Теләче районында - берәр яңа уку йорты сафка бастырылачак.

Шулай ук 28 гомумбелем бирү йортында хәзерге вакытта капиталь ремонт ясала. Төзелеш һәм төзәтү эшләре 1 сентябрьгә кадәр тәмамланачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. Быел Татарстанда 47 мең 362 бала беренче сыйныфка укырга керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев