Логотип Идель
Белми калма

Татарстанда 1 сентябрьдән 7 яңа мәктәп эшли башлаячак

Башкалабызда гына да яңа мәктәпләр өчәү, өчесе өч микрорайонда урнашкан: “Салават күпере”, “Светлая долина” торак комплексларында һәм Минск урамында. Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, Буа, Әгерҗе районнарында да яңа белем бирү йортлары укучылар өчен үз ишекләрен ачачак.

“Главинвстрой РТ” программаларны чынга ашыру белән идарә итү җитәкчесе Илдар Рәшитов җиткерүенчә, Татарстандагы әлеге җиде мәктәп 5,4 мең балага исәпләнгән, аларның төзелешенә федераль һәм республика бюджетыннан 4,3 млрд сум акча киткән.

Бу мәктәпләр арасында иң көтеп алынганы “Салават күпере”ндәгеседер. Биредә 1224 бала укыячак. “3 катлы мәктәп 4 блоктан тора: башлангыч сыйныфлар, спорт, иҗтимагый һәм административ блоклар”, - ди Рәшитов. Мәктәпнең 1 катында сакчылар өчен махсус бүлмә, вестибюль, гардероб, медицина хезмәте, хезмәт дәресләре кабинеты, ашханә булачак. Икенче катта сыйныф бүлмәләре, актлар залы, директор һәм завучлар кабинеты, китапханә һәм хореография залы да бар.



“Мәктәп, чыннан да, бик бай: 2 бассейн, 2 спортзал, тамашачылар өчен трибунасы да бар. Барлык бина соңгы замана технологияләре белән җиһазландырылган. Ул балаларның белем алуын куркынычсыз һәм нәтиҗәле итәр”, - дип тә өстәде Илдар Рәшитов.

Бу мәктәп инженерия-технология, физика-математика һәм спорт юнәлешләрендә эшлиячәк. Аның төп максаты – белем алу өчен шартлар тудыру, инновацион мәгариф системасы булдыру, укучыларны җәмгыять өчен файдалы шәхесләр буларак тәрбияләү. Минск урамындагы, Яр Чаллыдагы мәктәпләр дә инновацион җиһазландыру буенча калышмый.

“Светлая долина” торак комплексындагы мәктәп 800 урынлык. Ул да 3 катлы, берничә функциональ зонага бүленә. Башлангыч сыйныфларны башкалардан аерыбрак, 1нче, 2нче катларда урнаштырырга планлаштырыла. Спорт зонасында чишенү бүлмәләре, душ, бәдрәфләр, мәктәп яны территориясенә чыгучы аерым ишек булачак. Медицина хезмәте күрсәтү зонасы да бик зур: табиб бүлмәсе, процедуралар кабинеты, стоматолог, психолог кабинетлары. Төшке аш залы үзендә берьюлы 400 кешене сыйдыра. Мәктәптә баскетбол, волейбол, футбол һәм уен мәйданчыклары, йөгерү юллары булачак.

2019-нчы елга республикабызда барлыгы 12 яңа мәктәп ачарга планлаштырылган. Алар барысы 6,5 млрад сумга төшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев