Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ОЛИМПИАДАДА ПИТЕРЛЫЛАРНЫ ДА УЗДЫРГАН

Мәктәп укучылары арасында үткәрелгән Бөтенроссия олимпиадаларында – кызу урак өсте. Булачак айтишниклар да күптән түгел үз көчен сынады. Информатика буенча олимпиаданың республика этабында 22 җиңүче ачыкланды. Интеллектуаль сынауда 177 укучы ярышты. Ике тур нәтиҗәләре буенча республиканың 6 укучысы максималь балл алган. Әлеге күрсәткеч Санкт-Петербург укучыларыныкыннан да артыграк. Татарстан катнашучылары җыйган уртача балл 390 булса, Санкт-Петербург укучыларыныкы – 315.

Шулай итеп, Татарстан иң югары балл җыйган җиңүчеләр булган иң яхшы төбәкләр өчлегенә керде. Олимпиаданың Бөтенроссия финалы 8-13 апрельдә Мәскәүдә узачак.

Мария Тезина, Иннополис Университеты методик үзәге җитәкчесе:

– Без былтыр төбәкләр рейтингындагы өченче урынны Свердлау өлкәсенә биргән идек. Быел, Санкт-Петербургны беренче тапкыр узып, өчлеккә кабат кайта алдык. Бу Иннополис Университетының Бөтенроссия беренчелегенә әзерлеген күрсәтә. 2014 елдан башлап, информатика буенча республика олимпиадасында катнашучылар саны 108дән 177 кешегә җитте. Укучылар үзләре 600дән артык балл җыя һәм Мәскәү укучылары белән бергә ярышыр өчен көч сынаша.

Белешмә:

2018 елда Иннополис Университеты олимпиада юнәлешләре буенча 15 белем бирү системасын уздырган. Әлеге вузның 5 олимпиадасы 2019-2020 уку елында мәктәп укучылары олимпиадаларының Россия союзы исемлегенә кергән. Университет 9 халыкара һәм Бөтенроссия олимпиадаларын (информатика, математика, робоботехника, финтех, мәгълүмати куркынычсызлык, проект инженер-фәнни мәсьәләләр )уздыруда булышлык күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев