Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ БУ УКУ ЕЛЫНДА 77 МЛН «БИШЛЕ» АЛГАН

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгында «Татарстан Республикасы электрон белем бирү» дәүләт мәгълүмати системасы ярдәмендә 2019-2020нче уку елына нәтиҗәләр ясаганнар.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2019нчы елның 1нче сентябреннән 2020нче елның 1нче июненә чаклы «Электрон журнал һәм дневник» модулендә 182 431 152 билге куелган. Алар арасында 77 574 350 «бишле», 65 223 983 «дүртле» һәм 33 354 911 «өчле» бар. Ә «икеле» билгесе 6 277 908 тапкыр куелган.

Министрлыкта хәбәр ителгәнчә, «бишле» билгесе буенча абсолют алдынгылык – Алабуга районының 10нчы номерлы мәктәбендә. Агымдагы уку елында бу мәктәптә 492 945 «бишле» билгесе куелган. Шулай ук, Татарстанның 5 районындагы берничә мәктәптә ел буе бер «икеле» билгесе дә куелмаган.

«Татарстан Республикасы электрон белем бирү» мәгълүмати системасы 2009нчы елдан бирле эшли. Бүгенге көндә анда 1412 мәктәп, 1 млн.нан артык кеше теркәлгән. Әлеге система үз эченә электрон дневник, дәрес расписаниелары, белем бирү ресурслары, тестлар һәм файдалы сылтамаларны сыйдырган. Һәр көн әлеге системада 810 мең тирәсе билге куела, 43 меңгә якын өй эше бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X