Логотип Идель
Белми калма

Татарстан таможнясы 2018 елга нәтиҗә ясады

2018 ел Татарстан таможнясы өчен үзгәрешләр елы булган. Федераль таможня хезмәте электрон таможнялар булдыра башлаган. Хәзер алар Россиядә барлыгы өчәү – Идел буе, Төньяк-Кавказ һәм Урал федераль округында. Электрон таможняга күчү эшләре 2020 елда тәмамланырга тиеш. Тиздән таможня аша уза торган әйберләр 99 проценты электрон форматта теркәләчәк.

Татарстан таможнясы фактик контроль таможнясы статусы алган. Аның хезмәткәрләре 200гә якын вәкаләткә ия. Таможня аша уза торган импорт товарларның шактыен транспорт чараларының сәнәгать җиһазлары, пластмасса эшләнмәләре алып тора. Экспортка килгәндә, алар арасында химия сәнәгате, машина төзелеше продукциясе һәм башка эшләнмәләр бар. Моның турында Татарстан таможнясы башлыны, таможня хезмәтенең генерал-майоры Альберт Мавликов җиткерде.

Әлеге хезмәт аша узып, ялган, дип табылган товарларга клеенка, конфетлар, дарулар, кием-салым, аяк киеме, тәмәке кергән. Шундый 289 очрак теркәлгән. Шушы товарларның гомуми суммасы 14 миллионга якын.

Чит илгә чыгучыларны да таможня хезмәткәрләре тикшерә. “Казан” һәм “Бегишево” аэропортлары аша безнең гражданнар Әзербайҗан, Таиланд, Таҗикстан, Финляндия, Чехия, Үзбәкстан, Испания, Болгария, Греция, Кытай, Кипрга очкан. Әлбәттә, иң популяры булып һаман да Төркия кала. Таможня чиген узган пассажирларның саны – 1 миллион 124 мең кеше.

Ә Казан почта таможня посты халыкара посылкаларны да кабул итә. Иң күп посылкалар Кытай, Сингапур, Италия, Германия, Корея, Һиндстаннан керә. 5 миллионнан артык халыкара посылкаларның 8 меңнән күбрәге рөхсәт ителмәгән булып чыккан. Аларның күбесе – салкын корал, пычак, балык ятьмәләре, составында көчле матдәләр булган дару препаратлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев