Логотип Идель
Белми калма

“Татарстан һәрвакыт элемтәдә”: укучылар өчен иҗади бәйгедә катнаш!

2018нче елда Татарстан Республикасында телефон элемтәсе барлыкка килгәнгә 130 ел тула. 1888нче елның 27нче ноябрендә, 13:00дә, Казаныбызда беренче телефоннар шалтырады. Аларның бүгенгәчә туктаганнары юк әле. Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы шушы юбилей датасына бәйле 6-17 яшьлек мәктәп укучылары арасында “Татарстан һәрвакыт элемтәдә” дип аталган иҗади бәйге игълан итә.

2018нче елның 29 октябреннән 30 ноябренә хәтле инша яки рәсемнәрегезне Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына җибәрегез. Түбәндәге бер теманы сайлап алу кирәк:

* 1888-2018нче еллар: телефон элемтәсе элек һәм бүген;


* Замана кешесе тормышында элемтәнең роле;


* Киләчәк телефон элемтәсе – ул нинди?


Инде декабрь аенда һәр ике номинациядә дә – “Иң шәп инша” һәм “Иң шәп рәсем” – 2 җиңүче билгеләнәчәк (2 яшь категориясендә), алар үз тырышлыклары өчен махсус бүләкләр алачак. Иҗади эшләргә бәя биргәндә эш техникасы, башкару сыйфаты, фикерләр актуальлеге һәм теманың ачылышы кебек үзенчәлекләр каралачак. Бәйгедә катнашу өчен аның нигезләмәсе белән танышып чыгыгыз. Белешмәләр өчен телефон: (843)264-73-34.
Мәгълүмат өчен:
1888нче елның ноябрендә, Казан шәһәренең Грузинская урамында (хәзерге вакытта К.Маркс урамы), шәһәр почтасы бүлекчәсендә республикада беренче телефон станциясе урнаштырыла. Башта ул нибары 70 абонентка хезмәт күрсәтә (башка теләк белдерүчеләр булмый, чөнки), ә телефон номерлары нибары 2 саннан тора. Беренче телефон приборлары 100 сум, аларны урнаштыру 150 сум торган.

Бүген Татарстанда стационар телефоннардан 717мең абонент куллана, тик бу саннар 10 ел элек ике тапкырга күбрәк булган. Ничек кенә булмасын, элемтәнең әлеге төре бүген дә бик кирәк. Хәзер күбрәк кәрәзле элемтәдән кулланабыз: бүген республикабызда 3,8 млн кеше яши, ә абонентлар саны 6,5 млн! Димәк, һәр кеше ким дигәндә 1-2 сим-картадан файдалана дигән сүз. Татарстанда кәрәзле элемтә 99% торак пунктларда бар, халыкның күп өлешенә иң тиз тизлектә сервислар эшли – 3G һәм 4G. Элемтәнең сыйфатын яхшыртырга кирәкле, социаль әһәмиятле урыннарда инфраструктуралы мәйданчыклар төзелә. Биредә берьюлы берничә элемтә операторының җиһазлары урнаштырылачак. Бүген республикабызда шундый 166 мәйданчык төзелгән инде.

Мобиль челтәрләр бүген зур яңарышлар кичерә: яңа 5G стандартлары өстендә эшлиләр. Берьюлы берничә элемтә операторы («Мегафон», «Ростелеком») Татарстанда бишенче буын челтәрен сынап карыйлар. 5G технологияләре кертелгәннән соң безнең алда зур яңалыклар ачылачак: пилотсыз автомобильләр, акыллы шәһәр, акыллы өй, һ.б.

Татарстандагы телефон элемтәсенә 130 ел. Еллар барышында ул ничек кенә үзгәрмәгән: хәзерге буын әби-бабаларыбыз кулланган, элеккеге стационар аппаратларны хәтерләмидер дә. Тик асылы шул килеш калды: телефон элемтәсе бүген дә кешеләр өчен иң кирәкле аралашу элементы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев